30 октябрь 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Белоруссиянең Казандагы яңа генераль консулы белән очрашты
Татарстан Рәисе Татарстан Хөкүмәте йортында Рөстәм Миңнеханов Белоруссиянең Казандагы генераль консулы Дмитрий Харитончик белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
-
МӨҺИМ
Марат Кәбиров: «Үз җире өчен сөенә алмаган адәм иле өчен дә сөенә алмый»
Көз көне бакчага тирес кайтарып тутырдык. Җир күптән эшкәртелмәгән, ашланмаган иде. Үзең алып ашау белән генә түгел бит, җиргә дә күпмедер бирергә, аны да тәрбияләргә кирәк, дип уйладык. Бөтен тирә-як тирес исе белән тулды. Элегрәк, авылда малны күпләп асраган вакытларда мондый хәлләр бик сизелми иде, ул бик табигый ис, авыл сулышының бер өлеше кебек тоела иде. Ә хәзер…
-
Яңалыклар
Ислам мәдәнияте музеенда «Татар намазлыгы: хәтер бизәкләре» күргәзмәсе ачыла
«Казан Кремле» музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеенда «Татар намазлыгы: хәтер бизәкләре» күргәзмәсе ачыла. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Пенсионерларның бер өлеше ноябрь өчен түләүләрне вакытыннан алда алачак
Татарстанда яшәүчеләрнең кайберләре ноябрьдә пенсияләрен вакытыннан алда алачак. Бу Халыклар бердәмлеге көнен һәм ТР Конституциясе көнен бәйрәм итүгә бәйле. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Хезмәткә – хөрмәт
Бар да үтә. Онытылмый гына...
-
Мәгариф
Бу нинди сүз: фәндемия
Телебездә яңа сүзләр каян килеп чыга да ничек ясала? Әлеге сорауга җавапны эзләүне дәвам итәбез. Бу эштә безгә Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Фәридә Таһирова ярдәм итә.
-
Интервью
Рөстәм хәзрәт Ясәвиев: «Миләш ботагы күз тиюдән сакламый»
Күз тию турында кемдер ишетеп кенә белсә, күпләрнең бу зәхмәт белән очрашканы да бар. Күз тию – хак нәрсә. Һәр авыруга дәва бар, ә күз тиюдән ничек дәваланырга? Күз тиюнең билгеләре, өшкерү хакында «Рәхмәтулла» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиев белән сөйләштек.
-
Яңалыклар
Татарстанның транспорт компанияләре юл хакын 77 сумга кадәр арттырырга тәкъдим итә
Татарстан Дәүләт тарифлар комитеты транспорт компанияләренең 2027 елга караган гаризаларын карый. Казанда бер тапкырлык юл хакын, акчалата түләгәндә 60 сумга, ә банк картасы белән түләгәндә 50 сумга кадәр арттырырга тәкъдим ителә. Электрон юл кәгазе белән түләү исә бер юлга 48 сумга төшәчәк, дип хәбәр итә kazanfirst.ru.
-
Яңалыклар
Камил хәзрәт Сәмигуллин: «Кешенең инануы дөрес булмаса, гыйбадәт бернинди мәгънәгә ия түгел»
29 октябрьдә Казанның «Әхмәдзәки» мәчетендә «Рухи иминлек архитектурасы: хатын-кыз мәсьәләсе» II Республика форумының пленар ачылышы узды. Әлеге чарада Татарстанның 34 районыннан 110 кеше катнашты. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Казанның муниципаль парковкалары ноябрь ялларында бушлай эшләячәк
Чәршәмбе, 4 ноябрьдә, һәм җомга, 6 ноябрьдә, Казанның муниципаль парковкалары бушлай эшләячәк. Бу Халыклар бердәмлеге көнен һәм ТР Конституциясе көнен бәйрәм итүгә бәйле. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.
-
Яңалыклар
25 ноябрьдә Казан белән Үзбәкстанның Фирганә шәһәрен туры авиарейс тоташтырачак
Nordwind Airlines авиакомпаниясе 25 ноябрьдә Казаннан Фирганәгә туры рейс ача. Рейслар - чәршәмбегә, ә Үзбәкстаннан Татарстанга пәнҗешәмбегә билгеләнгән, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Ләйлә Фазлыева сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көне уңаеннан мөрәҗәгать итте
30 октябрь – Сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көне. Шул уңайдан Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева республикада яшәүчеләргә мөрәҗәгать итте.